Системада теркәлү

"Капстрой" МАС системасында ничек теркәлергә?

1. Теркәлү өчен Сезгә "Капстрой МАС системасында эшләү буенча җаваплы зат билгеләү турында" эчке боерык рәсмиләштерергә кирәк.

Игътибар! Боерык оешманың фирма бланкында ИНН, КПП һәм җитәкченең имзасы белән рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Боерык үрнәген югарыдагы сылтама буенча алырга мөмкин.
2. "Капстрой" МАС системасын ачарга, пәйда булган логин һәм пароль кертү формасында "Теркәлү" ("Регистрация") төймәсенә басарга. Теркәлү формасындагы барлык юлларны хаталарсыз тутырырга. Җаваплы зат билгеләү турында боерыкның төсле күчермәсен тиешле "Обзор" төймәсенә басып, теркәлү формасына беркетергә.
3. 24 сәгать дәвамында теркәлү заявкасы эшкәртеләчәк һәм, әгәр теркәлү формасы һәм Җаваплы зат билгеләү турында боерык дөрес рәсмиләштерелгән булса, теркәлү расланачак һәм тутырылган формада күрсәтелгән электрон адреска Сезгә "Капстрой" МАС системасына керү өчен логин һәм пароль җибәреләчәк.
 

Игътибар! Әгәр оешма системада элегрәк рәсмиләштерелгән булса, ул чакта яңа объектлар буенча янә теркәлү таләп ителми.

Субподряд оешмасы тарафыннан аның буенча башкарылган эшләр тапшырыла торган объект системада барлыкка килсен өчен, генераль подряд оешмасы объектны "Капстрой" МАС системасында конкрет подрядчыга беркетергә тиеш. Тулырак аңлатмаларны сылтама буенча яки "Капстрой" МАС системасындагы Меню-Белешмә-Ярдәм (Меню-Справка-Помощь) бүлегендә алырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International