Марат Айзатуллин ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының коллегия утырышында катнашты

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

17 гыйнварда Казан архитектура-төзелеш университеты бинасында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының коллегия утырышы узды. Коллегиядә ведомствоның 2018 елда эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм алдагы 2019 елга бурычлар билгеләнде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  «ТКХны реформлаштыруга ярдәм күрсәтү фонды» ДК генераль директоры Константин Цицин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.

Коллегия утырышында төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул республикада уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру эше дәвам итүен билгеләде. 2015 елда паркларны һәм скверларны төзекләндерү эше башланган. 4 ел эчендә 328 объект төзекләндерелгән, болар - 264 парк һәм сквер, 43 яр буе, 6 мәйдан, 7 бульвар, 8 урам, суммасы - 8 млрд. 609 млн. сум.

Коллегия утырышында ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International