Казанда туберкулезга каршы диспансерының балалар бүлеге ачылды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Республика клиник туберкулезга каршы диспансер бинасын төзүгә республика казнасыннан 174,9 млн. сум акча тотылган.

Биш катлы яңа бинаның мәйданы 1,9 мең квадрат метр тәшкил итә. Проект “Татинвестгражданпроект” ДУП тарафыннан эшләнгән. Төзелеш эшләре заказчысы – ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе, генераль подрядчысы – “Татлизинг” ДУПсе. ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров әйтүенчә, бинаның техник катында махсус җилләтү җиһазы урнаштырылган.

Яңа бина әле 1992 елда ук төзелә башлаган, ләкин финанслау булмау сәбәпле, эшләр туктатылган. 2016 елда ТР Хөкүмәте карары нигезендә төзелеш яңа сулыш ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International