Алексей Песошин Яшел Үзән районында социаль объектларда булды

2019 елның 8 феврале, җомга

ТР Премьер-министры Алексей Песошин эшлекле сәфәр белән Яшел Үзән районында булды. Төп максат - Яшел Үзән районы советы һәм Яшел Үзән шәһәре советының уртак утырышында катнашу.

Яшел Үзән районына килеп җитүгә Алексей Песошин биологик чистарту корылмаларын (Васильево штп) карады, анда ул I чиратны реконструкцияләү буенча эшләрнең нәтиҗәсе белән танышты, аннары биологик чистарту корылмаларының II чиратын реконструкцияләүне тәкъдим итү булды.

Алга таба ТР Премьер-министры Васильево район хастаханәсендә булды. Алексей Песошин хастаханәнең стационар бинасын һәм йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелеп бетмәгән бинасын карады.

4 катлы стационар корпус бинасы һәм азык-төлек блогы (1980 елда төзелгән) санитар-гигиеник таләпләргә туры килми.

Моннан тыш Яшел Үзән районында йогышлы чир белән авыручыларга бактериологик тикшеренүләр үткәреп, медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге юк.

Объектларны карауда ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International