Татарстанда сигез модульле чаңгы базасы төзелешенә 62 млн сумга якын акча тотылачак

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

2019 елда Татарстанда сигез чаңгы базасы төзелешенә 62 млн сумга якын акча тотылачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында узган матбугат конференциясендә төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин хәбәр итте.

«Агымдагы елда бер модульнең бәясе-7 млн 681 мең сум. 2019 елга гомуми сумма — 62 млн сумга якын», - дип билгеләп үтте ул һәм әлеге суммага төзелеш тә, чаңгы базасын кирәкле барлык инвентарьлар белән тулыландыру да керә, дип өстәде.

Мәсәлән, чаңгы базаларында тренер бүлмәләре, чаңгы саклау һәм эшкәртү бүлмәләре, ир-атлар һәм хатын-кызлар цчен киенү бүлмәләре, санузеллар булдырылачак. Базалар чаңгы, ботинкалар, кар чаналары һәм башка күп нәрсә белән комплектланачак.

2019 елда яңа чаңгы модульләре республиканың Баулы, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Питрәч һәм Чистай районнарында барлыкка киләчәк.

Сәгъдәтуллин шулай ук программаны гамәлгә ашыруның 2 ел эчендә республикада 27 модульле чаңгы базасы — 2017 елда 11 база һәм 2018 елда 16 модуль төзелүен дә әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International