Марат Айзатуллин Казанның социаль-мәдәни объектларында төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде

2019 елның 24 мае, җомга

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин Казанның социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларында төзәтү-реставрация эшләренең барышы белән танышты.

Беренче булып, Марат Айзатуллин Казанның Киров районында урнашкан Алафузов театры бинасында тукталды. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 3 мең квадрат метрдан артык. Биредә түбә, нигез ремонтлау, тәрәзәләрне алмаштыру, интерьерны торгызу һәм башка эшләр каралган.

Подряд оешмасы вәкиле сүзләренчә, төзекләндерү эшләре график буенча оештырылган. Бинаның подвал бүлегендә бетон идәннәр җәелгән, түшәм ремонтланган.  

Икенче объектта – С.Сәйдәш әдәби музее бинасында Марат Айзатуллин реконтрукция эшләренең барышын карды.

Музей XX гасырда төзелгән ике катлы бинада урнашкан. Архитектор Ф.Амлонг проекты нигезедә төзелгән бина Татарстан Республикасының мәдәни һәм тарихи һәйкәле булып санала.

Бүегенге көндә төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Бинаның нигезе ныгытылган, инженер челтәрләрен монтажлау, эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре башкарылган.

Соңрак ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Ершов урамы, 57а адресы буенча урнашкан “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә тукталды.

Өч катлы бинаның мәйданы 7 мең квадрат метрдан күбрәк. Подряд оешмасы вәкиле сүзләренчә, объектта ремонт эшләре ахырга якынлаша. Бер үк вакытта үзәкнең тирә-ягын төзекләндерү бара.

Марат Айзатуллин объектның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде һәм эшләрне тизрәк төгәлләү буенча тиешле йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International