Бөгелмәдә капиталь төзекләндерүдән соң Яшьләр үзәге ачылды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бөгелмәдә капиталь төзекләндерүдән соң Яшьләр үзәге ачылды. Үзәкне ачу тантанысында ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм район башлыгы Линар Закиров катнашты.

Яшьләр үзәгендә 700 урынлы концертлар залы, төрле юнәлешләрдә иҗат белән шөгыльләнү өчен аерым бүлмәләр урнашкан.  

Төзекләндерү барышында эчке һәм тышкы бизәкләү, җилләтү системасын монтажлау эшләре башкарылган, тәрәзәләр һәм бинаның түбәсе алмаштырылган, шулай ук су белән тәэмин итү системасы яңартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International