Баулыда капиталь төзекләндерелгән “Виктория” балалар бакчасы ачылды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Баулы шәһәрендә капиталь төзекләндерелгән “Виктория” 8 нче балалар бакчасы ачылды. Бакчаны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты.

Мәйданы 1,3 мең квадрат метр булган әлеге объектны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 20 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Финанслар 2019 елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү һәм гомумбелем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндү республика программасы кысаларында буленгән.

Ремонт барышында бинаның түбәсе, фасады яңартылган,  инженер челтәрләре төзекләндерелгән. Шулай ук балалар бакчасында тәрәзә, ишек блоклары алмаштырылган, эчке бизәкләү һәм электромонтаж эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International