Зәйдә капиталь төзекләндерелгән сәламәтлек комбинаты ачылды

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң “Сәламәтлек комбинаты”н ачу тантанасы узды. Ремонт эшләренә республика казнасыннан 28 млн. сум акча тотылган.

Комбинатны ачу тантанасында ТР Зәй мниөипаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, район һәм шәһәр советлары депутатлары, шәһәрнең эре оешма җитәкчеләре катнашты.

Зәй өчен мөһим объектлардан саналган әлеге бина 2008 елда төзелеп куллануга тапшырылган һәм шул заманнан бирле төзекләндерелмәгән. Быел җәй башланган ремонт эшләре, нигездә, мунча комплексында башкарылган. Төзүчеләр бинада сафтан чыккан җылылык челтәрен, җилләтү системасын алмаштырган, юу бүлмәсенә яңа кер юу машиналары алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International