Марат Айзатуллин Чистай үзәк хастаханәсенең стационарын төзекләндерүне тәмамлау мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2019 елның 15 ноябре, җомга

Кичә республиканың Чистай шәһәрендә “Чистай район үзәк хастаханәсе” Дәүләт учреждениесенең  стационарын төзекләндерүне тәмәмлау мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин уздырды. Фикер алышуда шулай ук ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, “Татинвестгражданпроект” оешмасы генеральный директоры Гадел Хөснетдинов, Чистай районы үзәк хастаханәсе баш табибы Рәис Мостафин һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Павел Емельянов һәм башкалар катнаштылар.

Киңәшмәдә катнашчылар алдан стационарда капиталь ремонт барышы белән танышты, палаталарның һәм реанимация бүлегенең торышын бәяләде һәм дәвалау учреждениесен яңарту буенча агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышты.

Чистай район үзәк хастаханәсе стационарын төзекләндерү эшләре 2017 елда башланды. Бүгенге көнгә бинаның 4нче һәм 5нче катлары ремонтланган, тышкы инженер челтәрләре төзелеше тәмамланып килә.

Киңәшмә барышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры бинаны төзекләндерүнең актуаль бәяәсен санарга йөкләмә бирде. Шулай ук стационарны җиһазландыру һәм анда кабул итү-диагностика бүлеге янкормасын торгызуны да исәпкә алырга кушты. Болардан тыш, министр хастаханә территориясен төзекләндерү, шул исәптән асфальт җәю һәм вертолет мәйданчыгын төзү мәсьәләсен күтәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International