Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында җәмәгать судьялары бинасын карады

2019 елның 16 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы җәмәгать судьялары участоклары урнашкан бинасында булды.

Искәртәбез, Казанның Киров районында җәмәгать судьялары участокларын урнаштыру өчен элеккеге балалар бакчасы бинасы ремонтланды.

Бу максатларга республика бюджетыннан 86 млн сум бүлеп бирелде.

Рөстәм Миңнеханов ясалган ремонт сыйфатын бәяләде, суд утырышлары уза торган залларны, судьялар кабинетларын, архив бүлмәләрен, серверны, аерым керү урыны белән ясалган конвой бүлмәләрен һәм башка урыннарны карап чыкты.

Татарстан Президентына шулай ук залларда урнаштырылган видеоҗайланмаларны да күрсәттеләр.  

Бинада 60 урынлык конференц-зал бар. Суд участоклары корпуслы һәм метал мебель белән, янгыннан саклану сигнализациясе, керүне тикшереп тору һәм видеокүзәтү системалары белән тәэмин ителгән.

«Бу әйбәт бинада булу да рәхәт, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Миңа Киров суд  районы җәмәгать судьялары участоклары элек берничә бинаның беренче катында урнашкан дип мәгълүмат биргәннәр иде. Хәзер менә алар бик әйбәт җиһазландырылган бинада эшләячәкләр».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, судларга мөрәҗәгать итүче гражданнар уңайсызлыклар кичермәскә тиеш. Ул искәрткәнчә, республикада җәмәгать судьялары, шулай ук гомуми практика судлары һәм арбитраж судлар өчен яхшы матди-техник база тудыру буенча зур программа эшли.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International