Марат Айзатуллин күп телле белем бирү комплекслары булдыру буенча киңәшмәдә катнашты

2019 елның 29 ноябре, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, күптелле белем бирү мәктәпләрен проектлау һәм төзү эшләре расланган план нигезендә алып барыла. Алабугада күптелле белем бирү мәктәбе графиктан алда төзелә.

Алабугада күптелле белем бирү комплексы “Адымнар – Алабуга” мәктәбеннән һәм өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән торачак, дип сөйләде Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев. Хәзерге вакытта концепцияне гамәлгә ашыру буенча конкрет эш алып барыла, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Алабуга педагогика институты һәм Алабуга районы башкарма комитеты тарафыннан бергәләп күптелле белем бирү комплексында эшләү өчен педагоглар сайлау эше бара.

Алга таба киңәшмәдә катнашучылар күптелле белем бирү комплексларының шәһәр яны Өстәмә белем бирү үзәкләрен булдыру буенча да фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов,  ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шарапов, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкесе Ринат Абдуллин, Казанның 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов, “ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин, “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International