Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын тергезү эшләре барышы белән таныштылар

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Изге Ана иконасы соборын тергезү эшләре барышы белән таныштылар.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Мәгарә храмын карадылар. Храм калдыклардан тергезелде, нигезе ныгытылды һәм яңадан храмның өске өлеше төзелде.

Мәгарә храмында диварның бер өлешен һәм андагы бизәкләре сакаланды. Биредә кунаклар эчке төзекләндерү эшләрен карады, иконостасны карадылар. Чакырылган "Рестор" ҖЧҖ (Кострома ш.) белгечләре Мәгарә храмының гөмбәзен ясадылар. «МНРХУ» АҖ (Мәскәү ш.) белгечләре сакланган фрескалар һәм рәсемнәрне консервацияләделәр һәм реставрацияләделәр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, төзү эшләренең үзенчәлеге элеккеге урынында храмны тергезә алу. "Бинаны төзү авыр түгел, иң мөһиме - мирасны саклау", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Собор биеклеге - 49 метр. Собор конструкциясе авырлыгы - 124 мең тонна. Төп подрядчы «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ тышкы бизәлеш эшләрен тәмамлаган.

Өске храмда эчке бизәлеш эшләре калган. Казан һәм Татарстан митрополиясе иконостасларн проектлау һәм башкару эшләрен үз акчаларына башкара.

Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе белән бергә соборда шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин һәм башкалар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International