"Капстрой" МАС системасында эшләгәндә еш туа торган сораулар

1. Сметаны алып булмый ("Сметаны алырга" ("Скачать смету") төймәсе актив түгел)

Җавап: "Сметаны алырга" ("Скачать смету") төймәсе актив булсын өчен, смета урнаштырылган папканы (рәсемдә кызыл төс белән аерып күрсәтелгән) түгел, директориядәге иң актыккы файлны (рәсемдә яшел төс белән аерып күрсәтелгән) аерып күрсәтергә кирәк.

 2. Актны системага кертеп булмый, "Система расланмаган" ("Смета не утверждена") дигән хата чыга

 

Җавап: Әгәр "Система расланмаган" ("Смета не утверждена") дигән хата чыга икән, димәк смета әлегә тикшерүдә дигән сүз, шуңа күрә дә әлегә сез аның буенча эшли алмыйсыз. Расланган һәм расланмаган смета мисалы - рәсемдә.

 

 3. Бер смета буенча икенче һәм аннан соңгы актларны керткәндә сездә "Акт кертелә алмый, КС-2 инде формалаштырылган" ("Акт не может быть загружен, уже сформирован КС-2") дигән хата чыга

 

Җавап: Бу хата яңа актны оештыру өчен сез элек кертелгән акттан файдаланган дигәнне аңлата. Мондый хата янә кабатланмасы өчен, һәр яңа акт системадан алынган яңа сметадан оештырылган булырга тиеш.

 

 4. Белешмәләрдән (ТЕР, ТСЦ, ГЭСН һ.б.) атамаларны яки бәяләрне нигезләүне үзгәрткәннән соң акт кертелми

 Җавап: Актта аталышларны һәм нигезләүләрне үзгәртергә ярамый, прайс позицияләрен нигезләүдән гайре, бу вакытта Сезгә теркәлә торган накладнаяның номерын һәм датасын күрсәтергә кирәк.

 

 

5. Капитал кертү объектлары реестрында (субподрядчыда) объект күренми

 Җавап: Субподрядчыга объектларны Генподрядчы өсти.

 

 

6. Акт өстәмә эшләп бетерү өчен бәяне яки нигезләүне үзгәртү таләбе белән кире кайтарылды

 Җавап: "Капстрой" МАС системасында турындан-туры бәя үзгәртү каралмаган! Бәяне үзгәртү өчен "Капстрой" МАС системасында Сезгә кирәкле актка керергә кирәк; "ГАМӘЛЛӘР" ("ДЕЙСТВИЯ") төймәсенә басып "АКТНЫҢ ХӘЗЕРГЕ ВЕРСИЯСЕ"н ("ТЕКУЩАЯ ВЕРСИЯ АКТА") алырга; аны Грандсметада ачарга, биредә Сез бәяне һәм нигезләүне үзгәртә аласыз; һәм үзгәртелгән актны шул ук тәрәзәдә "Өстәргә" ("Добавить") төймәсе аша кертергә. Әгәр барысы да дөрес эшләнгән булса, системада акт версиясе белән яңа бүлек барлыкка килә.

Мөһим!  

1) бәяне белешмәлекләрдәге (ТСЦ, ТЕР, ГЭСН һ.б.) бәяләргә кагылмый торган позицияләр буенча гына, ягъни подрядчы бәяне үзе куя һәм документны (счет-фактура, товар накладнаясы һ.б.) терки торган позицияләрдә генә үзгәртергә мөмкин.

2) бәяне бары тик азайту ягына гына үзгәртергә мөмкин, бәяне күбәйтү ягына үзгәрткәндә, система Сезгә актны кертү мөмкинлеген бирмәячәк.

 7. Актны керткәндә "Мондый номерлы акт кертелгән" ("Акт с данным номером загружен") хатасы чыга

 

Җавап: Грандсметада актны оештыру этабында АКТ РЕЖИМЫнда ("РЕЖИМ АКТА") "АКТ ПАРАМЕТРЛАРЫ" ("ПАРАМЕТРЫ АКТА") дигән төймә бар. Барлыкка килгән тәрәзәдә беренче юлда "актның номеры һәм датасы" ("номер и дата акта") параметры күрсәтелгән, Грандсметада алдан билгеләп куелганча актның номеры Сез оештырган һәр актка "1" дип куела, шуңа күрә, хатаны булдырмас өчен, акт номерын киләсе номерга (2, 3 һ.б.) үзгәртергә кирәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International