Кукмарада таш эшкәртү фабрикасын тәкъдир иттеләр

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында эш сәфәрендә. Анда ул «Мастер и камень Индустрия» таш эшкәрү фабрикасында булды.

Фабриканы карауда “ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин катнашты.

Яңа предприятие табигый ташларны эшкәртү һәм алардан плиталар, кече архитектура формаларын, кухня өчен өстәл өсләрен, баскыч һәм башка продукция җитештерү белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, производство комплексында заманча төгәл җиһазлар кулланыла, алар катлаулы сәнгать әйберләре ясауны мөмкин итә. Производсто автоматлаштырылган.

Завод проект куәтенә чыкса, йөздән артык кешене хезмәт урыны белән тәэмин итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов производство цехын карады, ташларны эшкәртү технологиясе белән танышты, әзер продукцияне кайда сатулары турында сорашты. Завод директоры сүзләренчә, продукция шәхси затларга да, Татарстан, Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Самара, Ленинград өлкәләрендә урнашкан эре предприятиеләргә дә сатыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International