Марат Айзатуллин Сәет-Галиев ис. мәдәният йортында төзекләндерү эшләрен карады

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәет-Галиев ис. мәдәният йортында төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры катнашында узган күчмә киңәшмәдә проект, подряд һәм эксплуатацияләүче оешмалардан вәкилләр катнашты.

Соңрак журналистларның сорауларына җавап биреп, Марат Айзатуллин объектның 1 июньгә әзер булырга тиешлеген һәм төзүчеләргә гыйнвар аенда эчке бизәкләү эшләренә керешү кирәклеген билгеләде.

“Төзекләндерү-торгызу эшләренә республика казанасыннан 400 млн. сумнан күбрәк акча бирелде. Элеге суммага кергән барлык төзелеш- монтаж эшләре быел тәмамланырга тиеш. Киләсе елга өстәмә финанслау 186 млн. сум күләмендә каралган. Ул суммага реставрация эшләре башкарылачак һәм мәдәният йорты өчен җиһазлар алыначак”, диде Марат Айзатуллин.

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең реставрация бүлеге башлыгы Майя Морозова сөйләвенчә, объектта зур күләмдә реставрация эшләре таләп ителә. “Сәет-Галиев ис. мәдәният йорты – бай бизәкләнгән биналарның берсе. Биредә гади заллар юк дип әйтергә була, һәркайсы үзенчәлекле һәм бай бизәкләнгән. Шул ук вакытта күпчелек элементлар яхшы сыйфатта сакланган, аларны чистарту гына таләп ителә.  Ләкин еш буялу сәбәпле, декор элементларының беренчел рельефлары өлешчә югалган. Хәзер реставраторлар аларны торгызу өстендә эшли”, диде Майя Морозова.

Ул шулай ук люстра һәм яктырткыч лампаларны реставрацияләү буенча зур эш башкарылуын билгеләде. “Мәдәният йортында сугыштан соң куелган люстралар сакланган. Аларны реставраторларга тапшырдык. Анда югалган подвескаларны һәм плафоннарны торгызу кирәк”, диде Морозова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International