ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин социаль ипотека турында: Безнең бурыч – ел азагына кадәр 161 йорт тапшыру, шулардан 80е күп фатирлы йорт

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында быел төзелеш өлкәсендә 6,9 млрд. сумлык 19 программа гамәлгә ашырыла. Программа мең ярымнан артык объектны үз эченә ала. Аларны үтәү күләме 60% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Моннан тыш, төбәк 6 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша, аларның күләме 10 млрд сумнан артып китә. Бу – 95 объект һәм 4 мең квадрат метрга якын авария хәлендәге торак. Бүгенге көндә федераль проектлар буенча эшләр 59%ка башкарылган. 5 объект тулысынча әзер. «Узган ел белән чагыштырганда, Татарстан торак төзелеше өлешендә алда бара: агымдагы датага план 54%ка үтәлгән. Абсолют күрсәткечләр буенча бу 1 млн 440 мең квадрат метр, ягъни узган елга карата 105%», - диде Марат Айзатуллин.

Коммерциячел төзелеш өлешендә – ә бу торак буенча еллык планның яртысы – 463 мең кв. метрлы 75 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган. Шуларның 89ы төзелеш процессында - 48 йорт әзер диярлек, 24 йорт уртача әзерлектә (30% -70%), өчтән бер өлеш әзерлектә 17 йорт (0% -30%).

Министр социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. «Ел ахырына кадәр 161 йортны яки 280 мең квадрат метрны тапшыру – безнең бурыч. Шул ук вакытта гомуми мәйданы 99 мең метр булган 80 күп фатирлы торак йорт төзелде. Тагын 45 йорт файдалануга тапшыруга якын», - диде Марат Айзатуллин.

Шәхси төзелеш линиясе буенча еллык планны үтәү 78% тәшкил итә – 6 мең 500 йорт төзелгән.

Марат Айзатуллин аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары турында сөйләде. Шулай итеп, бер программа төгәлләнгән – бу яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү. Муниципалитетлар тулы күләмдә акча алган, ә бу программада катнашучыларга субсидияләр бирү өчен 60 млн.сум. Быел андыйлар бездә 49.

Быел барлыгы 741 гаилә торак белән тәэмин итү программасында катнаша.

Ятим балалар 636 торак урын алырга тиеш. Аларның 211е 17 муниципаль берәмлектә урнашкан һәм Дәүләт торак фонды (ТР ДТФ) белән контракт төзегән.

«Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр» категориясендә быел Татарстанда 47 фатир алучы санала. Шуларның 22се агымдагы датага торак белән тәэмин ителгән.

Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр категорияләре вәкилләренә 4 сертификатның 2се сатылган.

Министр социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын төзү буенча республика программаларын һәм тармак принцибы буенча милли проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

«Торак» федераль проекты кысаларында 1,5 мең укучыга исәпләнгән мәктәп төзелгән. Хәзер уку җиһазлары белән тәэмин итү бара.

Казанда «Салават Күпере» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча төзелә. Объектта башкарылган эшләр күләме – 66%.

16 балалар бакчасы төзелеше ике федераль проект – «Торак» һәм «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» кысаларында бара. Төзелеш-монтаж эшләре (ТМЭ) төзелеп килүче балалар бакчаларында 59%тан артык башкарылган. Чаллыда балалар бакчасы төзелеше тәмамланган.

«Торак» федераль проекты буенча Казан шәһәрендә эшләр башланган. Бу – «Светлая долина» торак комплексы объектында чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм «Җәй» торак комплексында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү.

«Быел без җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча зур эш алып барабыз", - дип искәртте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча 49 иҗтимагый киңлек төзекләндерелә. Гомумән алганда, биредә эшләр 25%ка башкарылган.

Кече шәһәрләрдә җиңүчеләр конкурсы кысаларында 8 территориядә эшләр алып барыла. Аларда ТМЭ 27%ка ябылган.

Республика хисабына тагын 13 җәмәгать урыны төзекләндерелә.

Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында башкарылган эшләр күләме 21%ка бәяләнә. Кощаково авылында (96%) биологик чистарту корылмалары төзелеше тәмамланып килә. Ике объект та бу эш «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Түбән Кама районының Прости авылы янында урнашкан санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү «Чиста ил» проекты кысаларында тормышка ашырыла. Биредә эшләр 25%ка башкарылган.

Тагын бер объект –  Зеленодольк районының Васильево бистәсендә су әзерләү станциясе - «Чиста су» федераль проектына керә. СМР 47%ка ябылган.

Моннан тыш, Татарстан тармакта беренчел звеноны яңарту программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Программа кысаларында агымдагы елда 42 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше планлаштырылган (эшләр 21%ка башкарылган); гомуми практика табибының бер офисы (объектта ТМЭ 10%ка ябылган) һәм 4 табиб амбулаториясе (эшләр башкару әлегә 5%тан артмый).

Шулай ук стационарларны төзү һәм капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында бер объект - Чистай РҮХ бинасы төзелә. Аның буенча эшләр 70%ка башкарылган.

Сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзү республика программасы буенча 7 объектның берсе тапшырылган. Тагын өчесендә эшләр бара. Программа буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 24% тәшкил итә.

Силос-сенаж траншеялары төзү республика программасына 67 объект керә. Шуларның 18е әзер һәм 25е төзелә. Тулаем алганда, ТМЭ программасы буенча 52%тан артык эш башкарылган.

Республика көче белән 2021 елда 15 спорт объекты төзелә. Алар арасына 9 универсаль спорт мәйданчыгы керә. Биредә подрядчылар эшләре ахырына якынлаша – программаның гомуми үтәлеше 94%тан артык. Барысы 4 мәйданчык – Казанда өч һәм Түбән Камада бер мәйданчык файдалануга тапшырылган. Программаның тагын 5 объекты якын арада тапшырылырга тиеш.

Каркас-тент капламлы һәм административ бинасы булган ябык 4 футбол манежын төзү эшләре бара. Башкарылган эшләр күләме 32% тәшкил итә.

Ниһаять, республиканың 15 спорт объекты исемлегенә Апас һәм Чүпрәле районнарында төзелгән ике блоклы модульле чаңгы базасы керә.

Башка программа чаралары турында сөйләгәндә, министр хәбәр иткәнчә, авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү республика программасы кысаларында эшләр 80%ка үтәлгән. Планлаштырылган 13 объектның берсе әзер, калганнарында подрядчылар эше дәвам итә.

Балаларны савыктыру лагерьларын төзү программасы буенча башкарылган эшләр күләме 30% тәшкил итә.

16 объект халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пунктлар төзү программасы паспортында каралган. Эшләр шуларның 11ендә бара. Төзелеш-монтаж эшләре 17% тәшкил итә.

2021 елның гыйнварыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге объектларны тикшерү өчен 814 тапкыр чыккан. Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча чыгарылган 78 карар буенча сумма 4 млн. 565 мең сум тәшкил итә.

Үзрегуляцияле оешмалар "цех буенча хезмәттәшләре" арасында 1 мең 36 тикшерү үткәргән.

Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларда сак таләпләрен үтәү өчен җаваплы ведомство – ТР ТТДИ ел башыннан 518 тикшерү үткәргән.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры ачыкланган җитешсезлекләргә реакциянең тизлеген билгеләп үтте: ел башыннан 698 тәртип бозу очрагы ачыкланган, бүгенге көндә аларның бер процентыннан да ким булмаган күләмдә бетерелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International