Казанда мәгълүмати модельләштерү технологияләре буенча укулар башланды

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Бүген Казанда мәгълүмати модельләштерү технологияләре (ММТ) буенча квалификация күтәрүне дәүләт һәм муниципаль заказчылар вәкилләре, төзүчеләр, техник заказчылар, муниципаль берәмлекләр вәкилләре уза. Укыту программалары ТР Төзелеш министрлыгы һәм ММТ буенча әйдәп баручы практиклар ярдәмендә Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе тарафыннан эшләнгән. Укулар «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уку үзәгендә уза. Укулар РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 1 гыйнварыннан башлап Дәүләт заказы өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллануга күчү буенча йөкләмәсен үтәү максатында үткәрелә. Татарстан Республикасында 1600 дән артык кешене, шул исәптән заказчыларны, проектлаучыларны, төзүчеләрне, сметачыларны, күзәтчелек һәм контрольлек итүче оешмаларны укытырга кирәк. Төзелеш эшчәнлегендә катнашучыларның барысын да ММТ белән укытуны 2021 ел ахырына тәмамлау планлаштырыла. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул бу укуларның актуальлеген ассызыклады һәм тыңлаучыларны куелган бурычка җаваплы карарга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International