Казан һәм Апас «Иң яхшы муниципаль практика»Бөтенрәссәй конкурсында җиңүчеләр булдылар

2021 елның 12 октябре, сишәмбе
Казан «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенрәссәй конкурсында «Цифрлы технологияләрне һәм платформа карарларын гамәлгә кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү» («Акыллы шәһәр») номинациясендә икенче урынны алды. Тулаем алганда, «Цифрлы технологияләрне һәм платформа карарларын гамәлгә кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү» («Акыллы шәһәр») номинациясендә җиңүчеләрне билгеләү өчен, Рәссәй Федерациясенең 39 субъектыннан 95 гариза каралды. «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның уңайлы яшәү тирәлеген тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә Татарстан Республикасы Апас районы икенче урынны алды. Әлеге номинациядә 262 конкурс гаризасы каралды.
«Иң яхшы муниципаль практика» бөтенрәссәй конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә һәм җирле үзидарәне оештыру буенча муниципаль хакимият органнарының иң яхшы тәҗрибәләрен куллануга юнәлдерелгән. Конкурсны Рәссәй Икътисадый үсеш министрлыгы оештыра. РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик билгеләп үткәнчә, быел җиңүчеләрне сайлаганда төп критерий - башка муниципаль берәмлекләр территорияләрендә практикаларны тарату мөмкинлеге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International