Татарстан Республикасы Лаеш районында илкүләм проект буенча яңа билингваль балалар бакчасы ачылды

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстанның Лаеш районында «Йолдызкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. Яңа объект «Демография» милли проекты кысаларында төзелде. Балалар бакчасы Державино авылында урнашкан һәм билингваль белем алуга 50 балага исәпләнгән. Һәр бала монда татар һәм рус телләрендә белем, экологик тәрбия ала алачак. Шулай ук учреждение сөйләмдә кыенлыклар кичерүче балаларны коррекцион үстерүгә юнәлдерелгән. Балалар бакчасын ачу Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин, ата-аналар, тәрбияләнүчеләр һәм башка кунаклар катнашында узды. Ике катлы яңа балалар бакчасы типик проект буенча төзелгән һәм барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә. Территориядә уен мәйданчыгы булдырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International