Рөстәм Миңнеханов Тынычлык бистәсендә чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча спорт комплексы төзелешенең барышы белән танышты

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тынычлык бистәсендә (Казан) чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча ярышлар уздыру өчен спорт комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Рөстәм Миңнехановка комплекс концепциясен презентацияләделәр, башкарылган эшләр турында хәбәр иттеләр. Татарстан Президенты чаңгыларны прокатка алу пункты, биатлон өчен спорт коралларын саклау бүлмәсе, шулай ук турыдан-туры ату урынын карады.

Исегезгә төшерәбез, Тынычлык бистәсендә чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча ярышлар уздыру өчен күнекмәләр һәм спорт комплексы төзелеше 2019 елдан бирле алып барыла. Объект 2022 елның гыйнварында тәмамланыр дип көтелә.

Объект Казанда 2023 елгы Бөтендөнья кышкы олимпиадасын үткәрү кысаларында файдаланылачак.

Объектның заказчысы - ТР ГИСУ, подрядчы - «Эталон «төзелеш компаниясе»ҖЧҖ.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов төзелеш темпларын киметмәскә, шулай ук ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә кушты.

Татарстан Президентын ТР Президента Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, ТР сопрт министры Владимир Леонов һәм башкалар озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International