Бер ел эчендә Татарстанда 1078 ишегалдын төзекләндерүгә 8 млрд. сум бүлеп бирелгән

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

2021 елда «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү президент программасы буенча Татарстанда 8 млрд.сумга 1078 ишегалды төзекләндерелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. «ТР Президенты карары нигезендә, 2020 елда республикада «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча моңарчы күрелмәгән программаны тормышка ашыру башланды. Программа кысаларында күп фатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Республика ТИБ көче белән 9,6 меңнән артык ишегалды инвентаризацияләнде. 6923 ишегалды комплекслы ремонт таләп итүе ачыкланды. 2021 елда без 8 млрд. сумга 1078 ишегалды төзекләндердек», - диде ул. 2020 елда республика буенча 1090 ишегалды төзекләндерелгән. Программа кысаларында алты төр эш башкарыла: юллар һәм тротуарларны төзү яки ремонтлау, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, яктырту баганалары урнаштыру яки гамәлдәгеләрен ремонтлау, куркынычсыз балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру яки яңарту, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру. «2021 елда программа 300 меңнән артык кешене колачлады. Программаны тормышка ашыру чорында республикада яшәүче 2 млн. тирәсе кеше яңартылган ишегалды территорияләрен алачак. Быел программа буенча 2 млн.кв. метрдан артык асфальт җәю һәм 514 км тротуар төзекләндерелгән. 2021 елда ишегалларында 6 меңнән артык ут баганалары урнаштырылган», - диде М.Айзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International