Татарстанда 5 яңа футбол манежы ачылды

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин видеоэлемтә аша республиканың биш районында ябык футбол манежларын ачуда катнаштылар.

Спорт объектлары Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Чистай һәм Әгерҗедә универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз бюджетлы спорт корылмаларын төзү буенча республика программасы, башка чыганаклар кысаларында төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык төзелеш эшләре дә вакытында һәм сыйфатлы башкарылган. Ул «Татэнерго» җитәкчелегенә рәхмәт белдерде: компания Әгерҗедә спорт объекты төзелешен финанслады. «Безнең предприятиеләр спорт үсешенә бик күп өлеш кертә. Болар – «Татнефть», «Татэнерго» һәм башка компанияләр. Бу эш алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез», - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада спорт инфраструктурасын үстерү буенча системалы эш алып барыла. Бүген Татарстанда 11 меңнән артык спорт корылмасы исәпләнә. Мондый база физик культура һәм спорт белән мөмкин кадәр күбрәк шөгыльләнергә мөмкинлек бирә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, - бүген бу халыкның 50%тан артыграгы.

«Бездә футбол белән 50 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Ышанам ки, мондый инфраструктура булганда бу сан икеләтә артырга да, өч тапкыр артырга да мөмкин. Әлеге спорт объектлары футболны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итәчәк», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Барлык 5 манеж да типик проект буенча төзелгән. Фойеда 12 урынлык ике киенү-чишенү бүлмәсе, өч душ бүлмәсе, беренче медицина ярдәме кабинеты, тренер кабинеты, инвентарь, мини-футбол белән шөгыльләнү залы урнашкан. Кырның зурлыгы – 20×40 метр. Биредә бер сменада 24 кеше шөгыльләнә ала.

Олег Матыцин билгеләп үткәнчә, Татарстан һәрвакыт дәүләт белән бизнес арасындагы хезмәттәшлекнең уңай мисалы булып тора. «Без бу үрнәкне башка төбәкләргә дә кулланырга тәкъдим итәбез. Безнең катлаулы заманда мондый хезмәттәшлек бик мөһим. Ул, беренче чиратта, спорт белән шөгыльләнү өчен, шулай ук спорт корылмаларының кешеләр өчен уңайлы булуы өчен максималь уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән», - дип ассызыклады Олег Матыцин.

Россия Федерациясендә 2019 елдан «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты тормышка ашырыла. Яңа каркас-тент манежларын ачу илкүләм проект максатларын үтәргә һәм ел әйләнәсендә футбол белән шөгыльләнүчеләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International