Марат Айзатуллин Казанның ләм кырларын рекультивацияләү буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 22 апреле, җомга

Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

Җыелган экологик зыян объектын бетерү буенча эшләр  Экология илкүләм проектының “Иделне савыктыру” федераль программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Әлеге участокта рекультивацияләнергә тиешле кырларның гомуми мәйданы – 94 гектардан артык. 

Проектны тормышка ашыру җәһәтеннән, 2024 елга кадәр геотублау технологиясен куллану күздә тотыла. Ул киптерү һәм зарарсызландыруны да үз эченә ала. Рекультивациядән соң территорияне яшелләндерү һәм төзекләндерү планлаштырылган.

Марат Айзатуллин төзүчеләрне уңайлы һава шартларын максималь рәвештә кулланырга һәм билгеләнгән график буенча эшләр башкарырга чакырды.

Күчмә киңәшмәдә шулай ук ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин, «Главинвестстрой РТ» ДКУ директоры Нияз Ситдыйков, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, проект һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International