Татарстанда 3 млн. квадрат метр торак төзелгән

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Торак төзелеше программалары буенча 2022 елга план 7% ка арттырып үтәлгән. Бүгенгә 2 миллион 954 мең кв.м. файдалануга тапшырылган, бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

2 млн 102 мең кв.м. индивидуаль торак төзелешенә, 747 мең кв. м. күпфатирлы инвестицион торакка һәм 105,8 мең кв. м. социаль ипотека буенча йортларга туры килә. Социаль ипотека программасы буенча исәпләнгән еллык күләмнең 70% тапшырылган.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаның бүгенге көндә өчесе тәмамланган.  10 муниципаль берәмлектә ятим балалар өчен билгеләнгән торак программасы буенча эш бара. Дәүләт торак фондының 150 фатирына милек хокукын теркәү буенча чаралар үткәрелә,  39 фатирга саналган дүрт социаль ипотека йорты төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International