ГИСУ футбол командасы быел ОЛЛФ чемпионнары булды

2023 елның 22 декабре, җомга

Бүген ТР ГИСУ директоры Ситдыйков Нияз Равил улы ел йомгакларын ясады һәм спорт уңышлары өчен ГИСУ футбол командасын бүләкләде.

ГИСУның футбол командасы 2011 елда оешкан, команданың капитаны һәм оештыручысы директор урынбасары Биккинин Денис Сергеевич.

Быел безнең команда ОЛЛФ кубогын (Футбол буенча ачык һәвәскәрләр лигасы), пляж футболы Кубогын яулады, ә ноябрьдә Балалар Татарстан командалары арасында Базарлы Матакта бер көнлек ноябрь турнирында чемпион булдылар.

Нияз Ситдыйков футболчылар белән очрашты, аларның спорт казанышларын билгеләп үтте, алга таба да уңышлар теләде. "Сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгыз һәм аны пропагандалауыгыз бик яхшы", - дип ассызыклады ул.

Бу чараның видеосын безнең Вконтакте төркемендә карагыз: https://vk.com/gisurt.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International