Казанда яңа мәктәпләр төзелә

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Быел Татарстан Республикасы башкаласында өч яңа мәктәп төзелә. Аларны ачу күршедәге тулы уку йортларын бушатырга мөмкинлек бирәчәк.

Гомуми белем бирү учреждениеләренең берсе Казанның Совет районындагы «Весна» торак комплексы территориясендә төзелә. Мәктәп 1501 урынга исәпләнгән.

Бүгенге көндә объектта беренче һәм икенче катларны ябу, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, кирпеч салу эшләре башкарыла. Объектның әзерлеге 21% тәшкил итә.

Икенче мәктәп Казанның Идел буе районы М-14 микрорайонында барлыкка киләчәк. Ул 1224 урынга исәпләнгән. Объектта эшчеләр подвалның нигезен, идәннәрен, стеналарын урнаштыру эшләрен тәмамлыйлар. Хәзер беренче катның колонналарын, стеналарын һәм япмаларын монтажлау буенча эшләр алып барыла. Мәктәпнең гомуми мәйданы 19,3 мең кв. м тәшкил итәчәк.

М-14 микрорайоны тиз үсә һәм үсеш ала. Яңа мәктәп монда беренче муниципаль уку йорты булачак.

Ватан урамында 1224 урынга исәпләнгән өченче гомуми белем бирү уку йорты – мәктәп төзелә. Объектта япма плитәләрен, конструкцияләрне, тәрәзәләрне монтажлау буенча эшләр алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда мәктәпләр төзү буенча шәһәр рекорды куелды. 2023 елның 1 сентябренә ТР башкаласында 6 мең укучыга исәпләнгән дүрт яңа уку йорты үз ишекләрен ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International