ТР Төзелеш министрлыгы: Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру 90%ка үтәлгән

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Республикада социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча 27 программа гамәлгә ашырыла. Аларга барлыгы 3,5 мең объект керә. Агымдагы датага карата гомуми үтәлеш 90% тәшкил итә. Программаның финанс күләме 23 млрд сумнан артып китә.

413 объект республика тарафыннан гамәлгә ашырыла торган өч программага керә.

Мәгариф өлкәсендә. Монда 1%тан да кимрәк эш башкарасы калган. Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасы кысаларында 10 коррекцион һәм 33 муниципаль мәктәптә барлык пландагы эшләр тәмамланган, 116 функциональ зона ремонтланган, 4 белем бирү учреждениесендә уңайлы мохит оештыру буенча планлаштырылган барлык чаралар да үтәлгән.

7 балалар бакчасында ремонтны тәмамларга кала. 42 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. Үтәлеш 100% тәшкил итә.

Ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау программасы буенча эшләр башкару 100%ка якын. 4 объект тулысынча әзер, берсендә эшләр тәмамланып килә.

18 объект медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасына кертелгән. Шуларның 8е әзер, ә 10сы – эштә. Төзелеш эшләре 83%ка башкарылган.

Быел капиталь ремонт эшләре эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасына кергән 9 объектта узарга тиеш. Башкарылган эшләрнең гомуми күләме – планның 74%ы.

2021 елгы балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасында каралган эшләрнең 89%тан артыграгын тәшкил итә. Эшләр 4 объектта дәвам итә, 2се файдалануга тапшырылган.

Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасының 9 объектыннан өчесе төзелеп бетмәгән әле. Программа буенча башкарылган эшләр күләме – 76%.

Биш объектта спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында ремонт эшләре дәвам итә. Подрядчыларга пландагы эш күләменең 4,5 процентын үтисе калган.

Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау программасы объектларында төзелеш-монтаж эшләре 98% ка бәяләнә. 11 объектның берсе генә төгәлләнмәгән.

Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында капиталь ремонт программасы паспортында каралган 26 объект әзер. Төзелеш – 99%.

«Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау» программасы буенча 8 объектның 3се тәмамланган. Эшләр 90%ка башкарылган.

Җиде район «Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, төзү, блок-модульле котельныйларны һәм тышкы казаннарны урнаштыру» программасын тормышка ашыруны тәмамлады. Тагын алты муниципалитетта эшләр бара. Төзелеш-монтаж эшләре 95% тәшкил итә.

Коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләрендә «Су белән тәэмин итү һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру» программасында 61 скважина торгызу һәм калдыклар туплау өчен 30 мәйданчык булдыру каралган. Барлык мәйданчыклар да әзер; скважиналарны торгызу эшләре 93%ка башкарылган.

«Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү» программасы ахырына якын – хәзерге вакытта аның буенча эш 92%ка башкарылган.

31 район башкарылган эшләр турында тулысынча хисап тотты. 14 муниципалитет программа чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

«Урамнарны яктыртуны торгызу» һәм «Бюджет учреждениеләре котельныйларында казаннарны алыштыру» программалары буенча эшләр тәмамланган.

Быел финанс күләме 7 млрд. сум тәшкил иткән күп фатирлы йортларны ремонтлау программасына 1035 торак объект кертелгән. Агымдагы датага лимит 90%ка үзләштерелгән – «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча. Абсолют саннарда үзләштерү күләме 6,3 млрд. сум тәшкил итә. Быел сезонлы эшләр 4,5 млрд. сумга башкарылырга тиеш: түбәләрне, фасадларны, 739 күп фатирлы йортта җылылык белән тәэмин итү системаларын ремонтлау.

Министр шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю нәтиҗәләре, предприятие һәм оешмаларның энергия ресурслары өчен бурычлары турында хәбәр итте. Август аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 99,3% тәшкил итте. Уртача еллык күрсәткеч 99,2% тәшкил итте, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,3%ка артыграк. Татарстан электрон форматта башкарылган түләүләрнең иң күп өлеше булган төбәкләр исәбенә керә. Узган елның сентябре белән чагыштырганда, ул 6%ка арткан һәм 67% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International